Эш эзләүче гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакырабыз 2024 елның 4 октябрендә «Сарман» үзәк базары территориясендә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр вакансияләр ярминкәсе узачак. Килүчеләргә мөмкинлек туачак: -Предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашырга, анкеталар тутырырга; - Вакансияләр турында мәгълүмат, эшкә урнашу өчен юнәлеш алырга; - Мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, профориентация, үзмәшгульлекне оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга. Ярминкәдә катнашу өчен эш бирүчеләргә күрсәтелгән номерлар буенча мөрәҗәгать итәргә. Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Куйбышев урамы 89, «Сарман» базары Элемтә өчен телефон: 8(85559) 2-52-12 8 958 626 52 16; Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай!