08 мая 2024 года специалист Людмила Кувшинова в МБОУ «Камско-Устьинская СОШ» провела мероприятия по профессиональной ориентации с учащимися 8-11 классов. В ходе мероприятий 60 учащихся прошли тестирование с целью определения сферы профессиональных интересов.
Учащиеся ознакомились с наиболее востребованными профессиями на рынке труда, были проинформированы о государственных услугах, оказываемых центром занятости населения, в том числе по организации временного трудоустройства несовершеннолетних граждан в возрасте от 14 до 18 лет в свободное от учебы время.
2024 елның 08 маенда белгеч Людмила Кувшинова МБОУ Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри ориентация буенча чаралар үткәрде. Чаралар барышында 60 укучы һөнәри кызыксыну өлкәсен билгеләү максатыннан тест узды.
Укучылар хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру турында мәгълүмат алдылар.